Даһи Шекспирны искә төшереп...
“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” кысаларында, 14 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Даһи Шекспирны искә төшереп...” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Анда 1 урта мәктәпнең VII сыйныф укчылары катнашты.
Иң элек, китапханәче бу акциянең оешу тарихы белән таныштырды, аннан соң Уильям Шекспир иҗатына тукталып, аның тормышы, иҗат юлы турында сөйләде. Укучылар “Ромео һәм Джульетта”, “Гамлет” пьесаларының сюжетын аеруча зур кызыксыну белән тынлады, бу әсәрләрдәге төп проблемаларга тукталып, фәлсәфи уйлануларга чумды.
Укучылар үзләре дә китапханәче әзерләп куйган берничә өзекне кычкырып укыды. Аның “Яшәргәме, әллә юкмы?”, “Дөресен сөйләргәме, әллә юкмы?”, “Булыргамы, булмаскамы?” кебек киң популярлык казанган гыйбарәләрен искә төшереп, Шекспир турында иң кызыклы 10 факт белән танышты.