Центр детского и семейного чтения

Ушинский әкиятләрен укыйбыз

“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” кысаларында, 14 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ушинский әкиятләрен укыйбыз” дип исемләнгән конкурс программасы үтте. Анда 1 урта мәктәпнең  III сыйныф укучылары чакырылган иде, сыйныф җитәкчесе – Лена Русецкая.

Иң элек, китапханәче укучыларны “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы”ның тирән тарихы белән таныштырды, аның кайчан һәм ничек оештырылганлыгы, кайда үткәрелгән булуы турында сәйләде. Аннан соң, язучы К.Ушинскийның тормыш юлы һәм иҗатына тукталды. Бу көнне укучылар авторның әкиятләрен, хикәяләрен укып, аларга бергәләп күзәтү ясады һәм "Әкиятне таны", "Сүзләрне тап", «Әкиятне дәвам ит…» дип аталган бәйгедә катнашты, сорауларга җавап бирде.