Центр детского и семейного чтения

“Гүзәллеккә илтә гүзәлләр”

7нче март көнне шәһәребезнең Балалар һәм гаилә уку үзәгендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

Китапханәчеләр бәйрәмгә килгән кунакларга ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхет теләп кичәне башлады һәм иң элек, бу көннең тарихы белән таныштырды. «Эрудитлар» викторинасында катнашып, укучылар табышмак, мәкаль, тел шомарткычлар әйтешеп, үзара тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты. “Әниләргә нәрсә бүләк итәргә?” дигән уен-сораштыруда, укучылар үз әниләренә нинди бүләк әзерләүләре турында сөйләде.

Ахырдан, малайлар сыйныфташ кызларын бәйрәм белән тәбрик итте, сәламәтлек теләп, аларны гел шундый ягымлы һәм ярдәмчел булырга чакырды.