Коймаклы бәйрәм
7нче март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә оештырылган Май чабу (Масленица) бәйрәменә 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Борынгы заманнардан ук сакланган бу бәйрәмне "Кышны озату" дип тә йөртәләр.
Бәйрәм чарасы төрле уеннар, күңелле конкурс-викториналар белән башланып китте. Китапханәчеләр балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, һәр көннең үз тарихы булуы турында сөйләде. Уйнап алганнан соң, балалар кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады. Ә инде бәйрәмнең иң кульминацион өлеше - карачкы яндыру. Аның да үз мәгънәсе бар икән, ул барлык начарлыкны, күңелсезлекләрне яндырып, бары тик яхшылыкка юл салуны аңлата ди.