Иң яхшыларын укыдык
6 нчы март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Иң яхшыларын укыр вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дип исемләнгән акция үтте. Анда 1 нче урта мәктәпнең I, II, III сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче танылган балалар язучысы А.Алишның тормыш юлы һәм иҗатына тукталды. Акция кысаларында иң элек Абдулла Алишның үз әсәрләренә өстенлек бирелде, шуңа да укучылар белән бергәләп аның әсәрләрен искә төшереп алдык. Аннан китапханәче укучыларны китапханәнең уку залында бу премия лауреатлары Шәүкәт Галиев, Ләбибә Ихсанова, Рафис Корбан, Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин һәм башка авторларның китапларыннан оештырылган “Менә шундый маҗара” дигән күргәзмә белән дә таныштырды. Чара барышында китапханәче, шулай ук балалар үзләре дә, зур кызыксыну белән, рус һәм татар телендә аларның шигырьләрен, әсәрләрен укыды.