Ватанны саклау – изге бурыч
25 февральдә - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ватанны саклау – изге бурыч” дип исемләнгән хәрби-патриотик кичә үтте. Ул шәһәребезнең I һәм III Җирле үзидарә советлары ярдәме белән оештырылып, анда 1нче урта мәктәпнең VII сыйныф укучылары чакырылган иде.
Кичәнең төп максаты - яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләү, Ватанны саклаучылар көне турында тирәнтен мәгълүмат җиткерү иде. Аның барышында, китапханә хезмәткәрләре укучылар арасында армия темасына кагылышлы сораулар буенча әнгәмә алып барды, викторина үткәрде. “Армия турында ниләр беләсез?” дип исемләнгән викторинада укучылар зур кызыксыну белән катнашып, сорауларга төгәл җавап бирде, мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзләренең кайда хезмәт итәргә теләүләре турында әйтте.
Ахырдан, укучылар “Офицеры” фильмыннан өзек, армия хезмәте турында төрле видеороликлар карады, чәй һәм тәмле сый-нигъмәт белән сыйланды.