Центр детского и семейного чтения

Тарих битләре буйлап...

21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан,  Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" I Халыкара акциясе кысаларында,  бу көнгә багышланган "Тарих битләре буйлап..." дип исемләнгән фольклор әңгәмә  үтте. Анда 1 урта мәктәпнең I һәм  III сыйныф укучылары чакырылган иде.

Кичә барышында китапханәчеләр балаларны татар халык иҗаты, йола-уеннары белән таныштырды, әйтемнәр укыды, укучыларга табышмак бирде. Малайлар һәм кызлар темага багышланган викторинада теләп катнашты, бер-берсенә табышмак әйтеп, аңа җавап эзләде, үзләре дә зур кызыксыну белән әйтемнәр укыды.