Центр детского и семейного чтения

Җәлил безнең йөрәкләрдә

21 февральдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлынган “Җәлил безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Анда 1 урта мәктәпнең I һәм III сыйныф укучылары катнашты.

Кичә барышында китапханәчеләр укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның сугыштагы батырлыгы, дошман кулына эләгеп, геройларча һәлак булуы, шагыйрьнең китаплары белән таныштырды, аның “Кызыл ромашка” шигырен укыды.