Интернет - дусмы, дошманмы?
Куркынычсыз Интернет атналыгы кысаларында, 18 февральдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә №1 урта мәктәп укучылары өчен « Интернет - дусмы, дошманмы?» дигән дәрес-әңгәмә үткәрелде.
Китапханәчеләр укучыларны Интернет челтәрендә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды, аның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләде, укучылар белән бергәләшеп Интернетның файдалы һәм зыянлы якларын барлады, әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Моннан тыш, китапханәчеләр балаларга Интернеттан башка да кирәкле мәгълүматны китап, сүзлекләр ярдәмендә таба алу мөмкинлеге аңлатты. Әлеге дәрес файдалы үтеп, һичшиксез, укучыларны Интернетта сак һәм уяу булырга өйрәтте.