Бөек Россиянең беренче императоры
18 февральдә Балалар һәм гаилә уку үзәге “Бөек Россиянең беренче императоры” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
Әлеге күргәзмә В.Буганова, Н.Павленко һәм А.Ишимова кебек авторларның император турында язган тарихи әдәбиятын, аның шәхес буларак эшчәнлеген, якын тирәсендәге көрәштәшләре, бетмәс энергиясе, җинүләре һәм уңышсызлыклары турында язылган китапларны үз эченә җыйган.
А.Толстойның “Петр I” дип исемләнгән әдәби әсәре легендар патшаның шәхесен ачарга, моннан тыш, аның шәхси һәм гаилә тормышын күрергә, биографиясе белән танышырга ярдәм итә. Ә инде Л.Волынскийның «Лицо времени» энциклопедиясе һәм рәссам А.Бубнов картиналары аша император турындагы 10 кызыклы факт белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә үз эшен ел эйлэнэсе дәвам итәчәк.
Китапханәгә рәхим итегез!