Менә шундый маҗара
ТР язучылар берлеге балалар язучыларына һәм шагыйрьләргә Абдулла Алиш исемендәге премия биреп килә. Аңа лаек булучылар арасында Шәүкәт Галиев, Ләбибә Ихсанова, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Энҗе Мөэминова һәм башка шактый язучылар, аларның нәшриятлары кергән.
Акциянең бер этабы 6 март көнне узачак. Әлеге уңайдан, Балалар һәм гаилә уку узәгендә “Менә шундый маҗара” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә укучыларның әдәби әсәр укуга кызыксынулары тагын да артыр дигән өмет зур, чөнки китапның кайсын гына алма, аның уңай һәм тискәре геройларын аеру, нәрсә яхшы, нәрсә яман, кем дус, кем дошман кебек сорауларга җавапларны табып була. Бөтендөнья кычкырып уку көнендә, 6-12 яшьлек укучылар арасында уку ярышы сәгате дә оештырылачак.
Китап күргәзмәсе 18 февральдән 6 мартка кадәр эшләячәк.
Күргәзмәгә рәхим итегез!