Укыйбыз, фикер алышабыз…
8 февраль көнне Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә “Нина Павлова китапларын укыйбыз” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе үтте. Анда №1 номерлы урта мәктәп укучылары катнашты.
Иң элек, китапханә хезмәткәрләре, укучыларны автор биографиясе белән таныштырды. Аның чыгышыннан укучылар Нина Павлованың күп кенә кызыклы хикәяләр, әкиятләр авторы булуын белде. Ә «Помощница», «Котята», «Земляничка», «Жёлтый, белый, лиловый» кебек хикәяләрен үзләре дә кычкырып укганнан соң, аларның эчтәлеге һәм геройлары турында үзара фикер алышты.