Центр детского и семейного чтения

“Көчле рухлылар: партизан һәм разведчиклар турында укыйбыз”

1 февраль көнне, шәһәребезнең Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә “Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз” дип исемләнгән акциядә катнашты. Ул “Ватан сугышы партизаны” медале раслануның 75 еллыгына багышланып уздырылды.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга Бөек Ватан сугышы, фашистларны җиңүдә партизаннар хәрәкәтенең әһәмияте турында сәйләде, сугыш турында язылган китаплар белән таныштырды, разведчиклар һәм партизаннарның сугыш вакытында кылган батырлыклары буенча әңгәмә корды.  Ахырдан, укучылар үзләре дә Софья Радзиевскаяның «Болотные Робинзоны» һәм  «Дети – герои Великой Отечественной войны» китабыннан сугыш партизаны Лёня Голиков турында укып, үзара фикер алышты.