Центр детского и семейного чтения

“Китап укып – һөнәр сайлыйбыз”

2019 ел – Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Указы белән “Татарстанда эшче һөнәрләр елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, 1 февраль көнне шәһәребезнең Гаилә һәм Балалар уку үзәгендә “Китап укып – һөнәр сайлыйбыз” дип исемләнгән балалар өчен китап күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәнең төп темасы - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, аграр тармакка эшләү өчен яшь кадрлар җәлеп итү.

Әлеге күргәзмәдә урын алган әдәби материаллар укучылар күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз, чөнки күргәзмәдә тәрбияче, төзүче, аш пешерүче, рәссам, сатучы, урманчы, умартачы, машина йөртүче, тегүче һ.б. һөнәр ияләре турында язылган әдәбият белән танышырга мөмкин. Китапханә хезмәткәрләре исә, үз чиратында, һәр һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында сөйләргә эзер.

“Эшче һөнәрләр елы”на багышланган бу күргәзмә ел эйләнәсе дәвам итәчәк. Китапханәгә рәхим итегез!