“Балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты”
28 гыйнварь көнне Балалар һәм Гаилә Уку Үзәгендә язучы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә үтте.
Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга язучының әкиятләре турында сөйләде, шигырьләреннән өзекләр укыды, аның китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар үзләре дә аның байтак шигырьләрен һәм әкиятләрен белә икән. Кичә барышында, алар аның әкиятләренә нигезләнеп оештырылган викторинада узара көч сынашты, “Бу өзек кайсы әкияттән?”, “Табышмаклар”, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” конкурсларында катнашты.
Ахырдан, "Татармультфильм" студиясе тарафыннан Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" һәм "Куян кызы" әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнарын карады һәм татлы күчтәнәчләр алды.