Тылсымлы дөнья
Яңа ел – балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә көтеп алынган, тылсымлы бәйрәм.
24 декабрьдән Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Самый Новый Год” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Әлеге күргәзмәдә укучылар танылган язучыларның Яңа ел темасына язылган әсәрләре белән таныша алачак. Арада Н.ВГогольның «Ночь перед Рождеством», А.Гринның «Праздник отца и маленькой дочери», Ч.Диккенсның «Рождественские повести», Достоевскийның «Мальчик у Христа на елке» әсәре, Н.Островскийның «Снегурочка»сы, шулай ук А.Ахматованың «Новогодняя баллада»сы белән И.Бродскийның «Рождественский романс» кебек әсәрләре бар.
Моннан тыш, укучылар өчен Кыш Бабайның безгә кайдан килүе турындагы серләрне туплаган язмалар, шулай ук бер-берсе белән Яңа ел төнендә танышкан гашыйкларның шәхси тормышлары турында язылган журналлар белән дә танышырга мөмкинлек бар.
Күргәзмә 28 декабрьгә кадәр эшләячәк. Китапханәгә рәхим итегез!