Центр детского и семейного чтения

Тылсымлы әкият дөньясында

23 декабрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, әлеге микрорайон территориясендә яшәүче аз керемле балалар өчен Яңа ел тамашасы үтте. Аны 3 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе хезмәткәрләре оештырган иде.

Матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, Кыш бабай һәм Кар кызы әзерләгән музыкаль композиция белән башланып китте. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, алар белән бергәләшеп чыршы тирәли әйдәнде, конкурсларда катнашты, кыскасы рәхәтләнеп күңел ачты.

Ахырдан, балаларга татлы Яңа ел күчтәнәчләре өләшенде.