Туган ягымның яраткан әкиятләре
Китап белән кызыксынуга омтылыш уяту, укучының сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру – әнә шул максатларны төп мәсьәлә итеп, шәһәребезнең Балалар һәм гаилә уку үзәгендә шушы көннәрдә “Туган ягымның яраткан әкиятләре” дип исемләнгән әдәби уен үтте. Анда 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Иң элек балалар “Әкият сукмагы буйлап” дип исемләнгән уенда катнашты. Яраткан әкиятләрен искә төшереп, алар әкият өзекләре буенча аның исемен әйтте, барлык персонажларны исләренә төшерде, ә аннан әкиятләрне иң яхшы белүчеләр исеменә конкурста ярышты.
Әкият илендә укучыларны шулай ук табышмаклар, кызыклы викториналар да көтеп торды. Анда да сынатучы булмады. Уеннарда актив катнашканнары, сорауларга дөрес итеп җавап биргәннәре өчен, ахырдан барсына да татлы күчтәнәчләр таратылды.