Игелек һәм өмет елмаюы
Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә “Игелек һәм өмет елмаюы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Ул Халыкара инвалидлар декадасына багышланган.
Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикле булган язучыларның күпсанлы әсәрләре тәкъдим ителгән. Болар Эдуард Асадов, Николай Островский, Мигель де Сервантес Сааведра, Александр Беляев. Ә менә В.Короленконың “Слепой музыкант”, Б. Полевойның “Повесть о настоящем человеке”, Н.Островскийның “Как закалялась сталь” әсәрләре физик мөмкинлекләре чикле булганнар турында сөйли.
Күргәзмәдә шулай ук Халыкара Инвалидлар көне турында эчтэлекле фактлар да тупланган. Ул 3-7 декабрь аралыгында эшләяәчәк.