Центр детского и семейного чтения

Яшәр өчен укыгыз!

5 декабрь көнне шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә “Яшәр өчен  укыгыз!” дип исемләнгән Халыкара фестиваль үтте. Шәһәр китапханәләре белән беррәттән, анда Балалар һәм Гаилә уку үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.

Фестивальдә танылган рус һәм татар шагыйрьләре белән беррәттән, җирле авторларның шигырьләре дә яңгырады. Китапханә директоры Ландыш Хәйруллина барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткереп, шигырь укучыларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде. Аның теләкләренә китапханәнең элекке директоры Раиса Добрынина да кушылып, барлык катнашучыларны да ләззәтләнеп тыңлавы турында әйтте.

Балалар һәм Гаилә уку үзәген яшь һәм татантлы шагыйрә Мария Коршина тәкъдим итте.