Центр детского и семейного чтения

“Ап-ак карлы кыш килде...”

Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә “Ап-ак карлы кыш килде...” дип исемләнгән балалар өчен китап күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде.

Күргәзмә балалар яратып укый торган тылсымлы китаплардан оештырылып,  Г.Х.Андерсенның «Снежная Королева»,  П.Бажовның  «Серебряное копытце», А.С.Пушкинның «Зимняя дорога», А.Толстой тәрҗемәсендә  «Морозко» әкиятләрен үз эченә алган.  Ул гына да түгел, күргәзмәдә танылган әдипләрнең биографияләре һәм иҗади мирасы белән дә танышырга була.

Күргәзмә быелның 3 декабреннән 2019 елның 1 февраленә кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләрне биредә көтеп калабыз.