Центр детского и семейного чтения

“Виртуаль сәяхәт”

23 ноябрьдә шәһәребезнең Балалар һәи гаилә уку үзәгендә 1 мәктәпнең I сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үтте.

Ул әңгәмә рәвешендә оештырылып, балалар белән китапханәче арасында барды. Китапханә хезмәткәрләре, виртуаль сәяхәт оештырып, укучыларны сайт белән якыннан таныштырды.  Көндәлектәге барлык бүлекләрне дә карап чыкканнан соң, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Уку елы дәвамында, көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә, укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән таныша алачак. Үзләренең хатирәләрен, хис-кичерешләрен дә аларга көндәлеккә язу мөмкинлеге бирелә.