Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шәһәр һәм район китапханәләрендә бу датага багышланган чаралар уза. 18 октябрь көнне, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче мәктәп укучылары өчен репрессия корбаннарын искә алу кичәсе үтте.
1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында Советлар Союзында барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән. Алар мал-мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән. Әнә шулар турында сөйләде китапханә хезмәткәрләре кичә барышында укучыларга, укучылар үзләре дә, темага кызыксыну күрсәтеп, китапхпнәчеләрнең сорауларына җавап бирде, диалогта катнашты.
Шәһәр һәм район китапханәләрендә сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә күргәзмәләр оештырыла. Укучылар да безнең үзәктә оештырылган “Исемнәрен онытмыйк...” дип аталган күргәзмә белән танышты.