Исемнәрен онытмыйк...
30 октябрь – сәяси респрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан, шәһәрнең Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады.
Бүгенге көндә репрессияләнгәннәр турында мәгълүматны архивлардан, шулай ук китапханәдә оештырылдган күргәзмәләрдән алырга мөмкин. Әлеге китап күргәзмәсе дә репрессиядән зыян күргән һәм аларның туганнары турында язылган китапларны үз эченә алган. Аның максаты, бу турыда булган мәгълүматны укучыларга күрсәтү, бу тарихны кабатламыйча, репрессияләрнең сәбәпләрен, аның масштабын ачыклау өчен кирәк.
Күргәзмә 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк.