Бер күрешү үзе бер гомер
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан, шәһәрнең барлык оешма-предприятиеләрендә төрле хәйрия акцияләре, бәйрәм чаралары айлыгы уза.
3нче номерлы җирле үзидарә органнары, Балалар һәм Гаилә уку үзәге хезмәткәрләре белән бергә, бәйрәм белән тәбрик итәргә дип, чәй табыны алдына Писмән микрорайон халкын җыйды. Әби-бабайлар чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, күңелле вакыт үткәрде, тәмле сый-нигъмәттән авыз итте. Ахырдан, барлык килгәннәргә күчтәнәч пакетлары тапшырылды.