Татарстан – минем Республика
“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни белем бирү проекты кысаларында, 4 октябрь көнне шәһәрнең Балалар иҗат йортында 5нче мәктәпнең II сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үтте. Аны Балалар һәм Гаилә уку үзәге белән 2нче филиал хезмәткәрләре оештырган иде.
Дәрес барышында, электрон презентация ярдәмендә, укучыларга “Казан шәһәре буйлап тарихи сәяхәт” дигән презентация күрсәтелде. Китапханәчеләр укучыларны республиканың истәлекле урыннары, зур шәһәрләре белән якыннан таныштырды, викторина сорауларына җавап бирде. Дәресне йомгаклап укучылар хәрәкәтчән уеннарда катнашты.