Музееляндия буенча сәяхәт
14 сентябрь көнне республиканың барлык мәктәпләрендә “Музееландия буенча сәяхәт” дип исемләнгән Бердәм мәдәни дәрес үтте. Шәһәребезнең Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә оештырылган әлеге дәрескә 1нче урта мәктәпнең I сыйныф укучылары чакылырган иде. Аның максаты - укучыларга мәдәният төшенчәсен аңлату, мәдәни урыннар белән таныштыру иде.
Иң элек, балалар өчен китапханә буенча экскурсия үтте. Аның барышында, алар китап фонды белән танышты, үзләре өчен иң кызыкларын алып карады, китапханә хезмәткәрләре балаларны китаплар белән дөрес эш итәргә өйрәтте, китапханә кагыйдәләре турында сөйләде.
Мәдәни дәрес барышында, балалар слайд-шоу карап, республикадагы берничә музей белән танышты, аларның оешу тарихы турында чыгыш тыңлады. Мәсәлән, Казан Кремле музее, Татарстан Республикасы Милли музее, “Чәк-чәк музее” һәм “Икмәк музее” турында аеруча кызыклы фактлар яңгырады. Чарада үзләре дә катнашып, балалар нинди музейда булуларын әйтте.
Ахырдан, барысы да истәлеккә фотога төште, татлы күчтәнәчләр алды.