Центр детского и семейного чтения

"Көзге матур бер көндә..."

Табигатькә алтын көз аяк басты. Кыш - ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур булса, җәйне аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ләкин алтын көз арада иң матурыдыр!

Шушы көннәрдә Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә "Көзге матур бер көндә..." дип исемләнгән балалар өчен китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен әзерләнде. Биредә балалар өчен көз темасына багышланган шигырь җыентыклары, җырлар, әкиятләр һәм хикәяләр тупланган. Күргәзмә 1нче ноябрьгә кадәр эшләячәк. Китапханәгә рәхим итегез!