Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Балаларның сәламәтлек турында күзаллавын киңәйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңлату, үз сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү хисләре тәрбияләү максатында, Балалар һәм Гаилә уку үзәгендә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән темага тәрбия сәгате үтте.
Аның барышында китапханәчеләр балалар белән “Нәрсә яхшы, нәрсә яман?” дип исемләнгән викторина үткәрде, укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләүнең мөһим булуын аңлатты. Укучылар үзләре дә ничек тукланулары турында сөйләде, файдалы һәм зарарлы ризыклар турында фикер алышты. Ахырдан, аларга “Дөрес туклану” темасына видеопрезентация күрсәтелде.