“Бергә булыйк, тату яшик!”
19 июнь көнне шәһәребезнең «Надежда» психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Алина Портнова Балалар һәм гаилә уку үзәгендә ишегалды лагерена йөрүче балалар өчен психологик тренинг үткәрде. Китапханәчеләр белән беррәттән, анда 1нче һәм 3нче ТОС хезмәткәрләре дә катнашты.
Бу чара балаларда тормышка карата позитив караш тәрбияләү, үз-үзеңә ышаныч дәрәҗәсен һәм җаваплылыкны күтәрү, дус-ишләрнең холкын һәм көчле якларын белү, уеннар аша логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан оештырылган иде. Аның барышында балалар шәхес тәрбияләүдәге сыйфатлар буенча практик күнегүләр үткәрде, логик фикерләү темасына багышланган рәсем конкурсында катнашты, хәрәкәтчән уеннар уйнады. Тренинг балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, алган күнекмәләрен, гадәтләрен тормышта кулланырга өйрәтте, дип уйлыйбыз. Балалар мондый төр тәрбия сәгатеннән канәгать булуларын әйтте, тәрбиячеләргә рәхмәт җиткерде.