Центр детского и семейного чтения

Чәчәк бәйрәме

Балаларда дуслык, аралашу, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, бүген, 26 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ромашковое счастье” күңел ачу викторинасы үтте. Анда 1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты.

-          Бүген без ярышып көч сынашачакбыз.  Төрле уеннарда катнашып, арада иң тапкырларны һәм зирәкләрне ачыкларбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче була, - дип башлап җибәрде уенны алып баручылар.

    Викторинаның кайсын гына алма, балалар һәрберсендә актив катнашты, алып баручыларның сорауларына зур кызыксыну күрсәтеп җавап бирде, шуңа да  сорау-җавап викторинасы кызыклы үтте, хәтта вакытның узганы да сизелмәде. Ахырдан, татлы күчтәнәчләрен алып, барысы да мультфильм карарга залга ашыкты.