Зур сугышның кечкенә батырлары
Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Зур сугышның кечкенә батырлары" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Ул Бөек Ватан сугышы чорындагы балалар язмышы, герой пионерларның күрсәткән батырлыкларына багышланган иде. Анда 1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты.
- Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән, балалар да тиңдәшсез батырлык күрсәткән. Сугыш беткәнгә шактый вакыт утте, әмма аның турындагы хатирәләр, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте. Бу - 1941 нче елның 22 июнь иртәсе иде. Дәһшәтле сугышның күпмегә сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде. Сугыш.. Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз! Миллионнарча кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, - дип чыгыш ясады алып баручы.
Балалар китапханәче чыгышын зур кызыксыну белән тыңлады, сугыш турында үз белгәннәрен сөйләде, документаль фильм карады. Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.