Центр детского и семейного чтения

Балалар өчен “Мульпарад”

Җәйге каникул балаларга көн озын кояш нурында уйнау өчен иң рәхәт вакыттыр. Шул арада кызыклы мультфильм да карасалар, тагын да күңеллерәк. Нәкъ менә шундый мөмкинлекне аларга  18 июнь  көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре бүләк итте. Алар мәктәп яны лагерена йөрүче ике дистәдән артык бала өчен “Мультпарад” видеосенансы оештырып, “Трое из Простоквашино”, “Приключения поросёнка Фунтика” мультфильмнарын күрсәтте. Мондый чара биредә беренче мәртәбә генә үткәрелми инде, шуның өчен балалар аңа бик теләп йөри. Шунысын да әйтергә кирәк, алар узебезнекен генә түгел, чит ил мультфильмнарын да карарга ярата. Видеосеанстан барысы  да канәгать булып таралышты.