Центр детского и семейного чтения

Китап бульвары

«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында, 15нче июнь көнне “Балерина” фонтанында «Китап бульвары» акциясе үтте. Аны үткәрүдә Балалар һәм гаилә уку үзәге, 2нче һәм 3нче китапханә филиаллары катнашты.

Лениногорскилылар яратып өлгергән бу проект безне кемнәр белән генә очраштырмады. Бөгелмә шәһәренең “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр спорт клубы да бәйрәмнән читтә калмады, без үткәргән викторинага теләп кушылып, үзләрен бик актив күрсәтте. Шәһәргә шахмат буенча ярышка килүләре икән.

Балалар өчен викторинаны төрле әкиятләрдән оештырган идек. Барысы да теләп катнашты. Ахырдан, аларга татлы күчтәнәчләр өләштек. Бәйрәм барышында шәһәр халкына төрле жанрдагы ике йөзләп китап тәкъдим ителде.

«Мәдәни мохит» программасы барысының да күңеленә хуш килгән. Шуңа да, киткәндә, кунакларыбыз программаның дәвамлы булуын теләде.