Центр детского и семейного чтения

Хокукларыңны беләсеңме?

Һәр сабыйга үз хокукларын белү кирәк. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә тормышта да  кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак. Ник дигәндә, күп кенә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре дә сабыйлар хокуклары турында бик аз белә. Шәһәребезнең балалар һәм гаилә уку үзәгендә үткән “Үз хокукларыңны беләсеңме?” дип исемләнгән тәрбия сәгатендә әнә шул турыда сөйләштек.  

Әлеге чарада 1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты. Аны үткәрүнең максаты - балаларга һәм үсмерләргә хокукларын һәм бурычларын аңлату, балаларда законга һәм хокукый тәртипкә карата ихтирам тәрбияләү, балигъ булмаганнарның законсыз гамәлләрен кисәтү иде.

Иң элек алар үз хокуклары турындагы БМО конвенциясе белән танышты, “Бала хокуклары” темасына багышланган кечкенә китап күргәзмәсен карады. Чараны дәвам итеп, уен-викторинаны үз эченэ алган  видеоролик карады, алып баручыларның күп санлы сорауларына җавап биреп, алар үз хокукларын ни дәрәҗәдә белгәнлекләрен күрсәтте. Тәрбия сәгате мультфильм карау белән тәмамланды.