"Җәйне бушка уздырмыйбыз"
Җәйге каникул вакытында мәктәп балалары өчен китапханәләрдә китап күргәзмәсе ачу күптәнге традициягә әверелде. Чөнки китап кешене әхлакка, матурлыкка өйрәтүче рухи байлык, әйләнә-тирәгә кызыксыну уятып, кешенең иҗади сәләтен үстерергә мөмкинлек бирүче төп чыганаларның берсе. Китап баланы фикер йөртергә өйрәтә, акыллы киңәшләре белән бүлешә. Җәйге каникул чорында балаларны китапханәгә тарту, газет-журнал уку теләге арттыру максатыннан, китап күргәзмәләре оештырыла, экскурсия, башваткыч чишү бәйгеләре, библиографик дәресләр, балалар матбугаты белән таныштыру уздырыла. Чираттагы күргәзмәне “Җәйне бушка уздырмыйбыз” дип атадык. Анда балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, төрле авторларның әсәрләрен тупладык.