“Таң атканчы – урманда”
Шәһәребезнең Гаилә һәм балалар уку үзәгендә “Таң атканчы – урманда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Ул яшь, шулай ук тәҗрибәле хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләрдән тора. Биредә кышка консервланган салатлар әзерләү, яшелчә үстерү культурасы, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш, яшелчәне үстереп, аннан файдалы уңыш алу серләрен җыйган китаплар тупланган. Тәҗрибәле бакчачылар өчен дә файдалы киңәшләр шактый.
Ландшафт дизайны, ягъни сәнгати-технологик эшчәнлек белән дизайн өлкәсендә шөгыльләнүчеләр үзләре өчен яңалык табар дип уйлыйбыз. Күргәзмәнең бер юнәлеше заманча газон, агачлар, чәчәк клумбаларын утыртуга багышланган. Аерым киштә матур булу серләренә өйрәтер.
Китап күргәзмәсенә рәхим итегез!