"Әкият аланында"
Пушкин белән таныштык
6 июндә шәһәребезнең Балалар һәм гаилә уку үзәгендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган әдәби кичә үтте. Анда 1нче урта мәктәп яны лагерена йөрүче башлангыч сыйныф балалары катнашты. Кичә "Пушкин иҗаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышудан башланды.
Мәктәп китапханәсе бераз вакытка театр бүлмәсенә әверелде. Чара танып белү-уен формасында үтте. Балалар зур кызыксыну белән Пушкинның тормышы һәм иҗаты белән танышты, аның әкиятләре буенча төзелгән викторинада катнашты, үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Соңыннан балалар Пушкин әсәре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.