Центр детского и семейного чтения

Яман гадәтсез дә яшәп була!

Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Яман гадәтсез дә яшәп була!” дип аталган әңгәмә сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче укучыларга гадәтләрнең асылы, аларның нинди булуы турында сөйләде, укучыларның үзләрендә нинди гадәтләрнең булуы белән кызыксынды, кеше тормышында яхшы да, яман да гадәтләрнең нинди роль уйнавы турында әйтте. Балалар анаграмма, кроссворд чиште, гадәтләр турындагы видеофильмнан өзек карады.