Китапханә кунак кабул итә!
"Мәдәният" федераль проекты кысаларында, 26 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Китапханә кунак кабул итә!” дип исемләнгән экскурсия узды.
Аның барышында китапханәче балаларга китапханәдәге бүлекләр һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләп үтте, киштәләрдә китапларның ничек урнаштырылуы, аларны ничек сайларга кирәклеге турында әйтте, язылырга чакырды. Бу көнне укучылар махсус викторинада катнашып, китапханә турындагы белемнәрен күрсәтте һәм үзләре өчен башка бик күп төрле яңа мәгълүмат алды.