Көлә дә, көлдерә дә!
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы, шулай ук "Уку өчен 12 ай" максатчан программасы кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә рус язучысы, юморист, драматург Аркадий Аверченконың тууына 145 ел тулуга багышланган виртуаль экскурсия үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чараны башлап, китапханәче балаларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның юмор белән язылган әсәрләренә тукталды. Укучылар игътибарлап тыңлаганнан соң, китапханәчегә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, аларга аңлаешлы җаваплар алды.
Очрашу жылы һәм җанлы төстә үтеп, балаларда язучы турында бары уңай тәэсирләр генә калдырды.