Центр детского и семейного чтения

Йөрәкләрдә мәңге яши

Бүген, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган әдәби медиа-сәяхәт үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче балаларга Җәлил яшәгән һәм иҗат иткән чор турында сөйләп үтте, аның соңгы сулышына кадәр алып барган көрәше турында әйтте. Шагыйрьнең фашист әсирлегендәге батырлыгына да зур игътибар бирелде, чөнки лагерь тоткынында була торып та, язучы иҗатын ташламаган.

Әлеге чара бөек шагыйрьгә тирән хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә шигырьләре белән күрсәткән батырлыгына дан җырлау булды.