Китап бүләк итегез!
2026 елның 9-15 февраль көннәрендә Россиядә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган унынчы «Китап бүләк итегез!» Бөтенроссия юбилей акциясе узды.
Балалар һәм гаилә уку үзәге ел саен әлеге акциядә катнаша. Быел да читтә калмадык. Безнең яраткан һәм көтеп алган китап сөюче дуслар бәйрәмгә кушылып, бүләккә китаплар алып килде.