Центр детского и семейного чтения

Рус теленә багышлана

Халыкара туган тел көне, шклай ук "Укучы өчен мәдәният" проекты кысаларында,  20 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Рус теленә багышлана” дип аталган әдәби сәгать үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче бу көн, шулай ук аның оешу тарихы турында сөйләде, сүзлекләргә тукталып, аларның күптөрле телләрне өйрәнүдә мөһим булуын ассызыклады, рус, татар һәм хәтта кайбер чит сүзләрнең килеп чыгышы турында әйтте. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, туган тел турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, табышмаклар чиште. Ахырдан,  алар игътибарына “Яз һәм укы!” дип аталган мультфильмнан өзек тәкъдим ителде.