Күпмилләтле Татарстан
Заманча китапханәләр һәм аларның киңкырлы эшенә багышланган түгәрәк өстәл шушы көннәрдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә үтте.
Аның барышында яктыртылган темалар күп төрле иде. Шәһәр китапханәсе китапханәчеләре белән беррәттән, биредә мәктәп китапханәчеләре, шулай уку укучылар да катнашты.
Пушкин картасы, яңа килгән китапларга күзәту ясау, үзара тәҗрибә уртаклашу кебек юнәлешләр каралды, видеопрезентацияләр күрсәтелде.