Сталинградка багышлана
2026 елның 2 февралендә Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 83 ел тулды. Әлеге датага багышлап, китапханәдә беренче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашында кычкырып уку сәгате үтте.
Катнашучыларны сәламләп, китапханәче иң беренче итеп, аларга Совет солдатларының батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге, Сталинград, аның җимерелгән урамнары һәм какшамас сакчылары, улларын көткән аналар, өйләрен югалткан балалар турында сөйләде, Сталинград сугышының ил тарихы, бөтен дөнья өчен зур әһәмияте ия булуын ассызыклады.
Дәвам итеп, IV сыйныф укучылары Альмир Төхвәтуллин һәм Дарья Филимонова Сергей Алексеевның “Сталинградская оборона” әсәрен кычкырып укыды.