Центр детского и семейного чтения

Иң оста әкиятче

Рус язучысы Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулу уңаеннан,  Балалар һәм гаилә уку үзәгендә «Иң оста әкиятче» дип аталагн әдәби күзәтү үтте.

Иң элек, китапханәче балаларга язучының биографиясе, катлаулы балачагы, дәүләт хезмәте һәм башка өлкәдә иткән хезмәте турында сөйләп үтте.

Дәвам итеп, Аның «Дикий помещик», «Премудрый пискарь», «Повесть о том, как один мужик двух генералов прокормил» кебек әкиятләренә аерым игътибар бирелде. Укучылар фикер алышуда катнашты, әлеге әсәрләрнең хәзерге вакытта актуальлеге, аларның сатирик юнәлеше һәм язучының истә калырлык матур образлар тудыру осталыгы мәсьәләләрен күтәреде. Һичшиксез, мондый чаралар балаларның фикерләвен һәм классик әдәбият белән кызыксынуын үстерүгә ярдәм итәчәк.