Интернет челтәре: куркынычмы, түгелме?
Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Укучы өчен мәдәният" проекты кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Интернет челтәре: куркынычмы, түгелме?" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында, китапханәче укучыларга Интернет чәлтәренең асылы, аның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде, тормышыбызда социаль челтәрләрнең аеруча мөһим булуын ассызыклады.
Ахырдан, укучылар социаль челтәрләр турында мультфильм карады.