Центр детского и семейного чтения

Кыш Бабайда кунакта

Бүген, 3нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә, 1нче ТҖҮ, шулай ук Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган, Писмән микрорайонында яшәүче балалар өчен “Кыш Бабайда кунакта” дип аталган Яңа ел маскарады үтте.  

Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары – Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Алар балалар белән бергә җырлап-биеп күңел ачты, уеннар уйнады, йомгак итеп, балаларга яңа ел бүләкләре өләште.