Борынгы Казан
Балалар һәм гаилә уку үзәгенә яңа китап килде. Китапханә өчен бу хәбәр бәйрәмгә тиң, чөнки китап укучыларыбыз тарих, мәдәният белән һәрвакыт кызыксынып тора. Бу уңайдан, әбүнәче залында бер китап күргәзмзсе оештырылды. Ул иске Казан урамнары тарихына багышланган.
Күргәзмәдә Андрей Ершовның “Деревянная Казань в лицах и судьбах» китабы тәкъдим ителгән. Бу басма авторның күпьеллык тикшеренүләре, архив документларын һәм акчакалларның истәлекләрен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсе. Ул XIX-XX гасырларда Казанның агач төзелеш сәнгате тарихы өлкәсендәге серләрне ача, иске йортларда яшәгән, шәһәрнең кабатланмас йөзен тудырган кешеләре турында сөйли.